news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

«Татар рухы һәм каләм» бәйгесенә эшләр кабул ителә башлады

«Татар рухы һәм каләм» Бөтенроссия журналистлары һәм массакүләм мәгълүмат чаралары бәйгесе ел саен милли өстенлекләрне пропагандалау максатыннан оештырыла. Бәйгегә эшләр 2022 елның 30 сентяберенә кадәр кабул ителә. Бу турыда Бөтендөнья татар конгрессы хәбәр итте.

Бәйгене оештыручылар: «Татмедиа» Республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгы һәм Бөтендөнья татар конгрессы.

  • Оештыру комитеты адресы: 420066, Татарстан Республикасы, Казан шәһәре, К.Маркс урамы, 38/5, 105 кабинет. Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитетының мәгълүмати-аналитик идарәсе. Телефоннар: (843) 236-59-16. Факс: +7(843) 264-63-37.
  • Почта аша җибәрү адресы: 420111, Татарстан Республикасы, Казан шәһәре, Ирек мәйданы, 1. Бөтендөнья татар конгрессы.

Нигезләмә һәм катнашучы анкетасын конгресс сайтында карап була.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100