Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Татар рәссамы табигатьтән илһам ала
Татар рәссамы табигатьтән илһам ала
(Уфа, 2 февраль, «Татар-информ», Фәнис Фәтхуллин). Уфаның «Кунаксарай» сәүдә-ял итү үзәге сәнгать галереясендә татар рәссамы Ринат Әхмәтовның чираттагы шәхси күргәзмәсе ачылды. Танылган иҗатчының тантаналы мизгелләре шатлыгын уртаклашырга республиканың билгеле сәнгать белгечләре, күпсанлы рәссамнар һәм рәсем сәнгатен сөючеләр килгән иде.
Сынлы сәнгать остасы бу күргәзмәсенә утызга якын картинасын урнаштырган. Аларның күпчелеге туган якның матурлыгын чагылдыручы соклангыч пейзажлар. Күз явын алырлык натюрмортлар да байтак кына анда. Табигать күренешләрен сурәтләгән әсәрләр шулкадәр оста эшләнгән, хәтта алардагы чәчәкләрне, агачларны тотып карыйсы килә. Алардан ниндидер дәвалау, сихәтләндерү нурлары сирпелгән кебек хис туа.
Ринат Әхмәтов Уфа сәнгать училищесын тәмамлагач, унбиш елдан артык Башкортстанның Нестеров исемендәге дәүләт сәнгать музеенда эшләде. Ул анда борынгы картиналарны яңарту, юнәтү кебек катлаулы да, җаваплы да эшләрне башкарды. Соңгы елларда Ринат әфәнде үз вакытын тулысынча иҗатка багышлый. Хәзер инде аның шәхси картиналарын язарга вакыты һәм форсаты күбрәк. Әле Уфада ачылган шәхси күргәзмәсенә дә танылган оста үзенең соңгы вакыттагы иҗат җимешләрен куйган. Күргәзмәне ачкан тәүге көнне үк биредәге фикерләр һәм теләкләр дәфтәренә талантлы рәссамның эшләренә югары бәя биргән дистәләрчә җылы котлаулар язылды.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз