news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татар оешмалары демократия яклы

Татар оешмалары демократия яклы

(Уфа, 2 февраль, «Татар-информ», Фәнис Фәтхуллин). Башкортстан Татар җәмәгатьчелек оешмалары берлеге шурасы 1 февраль көнне үзенең чираттагы киңәйтелгән утырышын үткәрде. Аның көн тәртибенә берничә мәсьәлә кертелгән булса да, төп сөйләшү алда торган референдумга әзерлек хакында барды.

Мәгълүм булуынча, март азагында Башкортстанда урыннардагы үзидарә башлыкларын сайлау яки тәгаенләп кую мәсьәләсе буенча халык фикерен алу оештырыла. Әлеге мөһим чарага республикадагы татар милли оешмалары да соңгы ике айда ныклы әзерлек алып барды. Болар хакында БР Татар җәмәгатьчелек оешмалары берлеге шурасы рәисе Рамил Бигнов чыгышы тыңланды. Татар җәмәгатьчелегенең күпчелек өлеше Башкортстанда урыннардагы хакимият башлыкларын элеккечә тәгаенләп кую яклы түгел, ә бу эшне сайлау аша башкаруны өстен күрә. Моны имзалар җыю нәтиҗәләре дә ачык күрсәтте. Татар җәмәгатьчелек оешмалары республикада хакимият башлыкларын сайлап куюны яклап референдум үткәрү өчен тиешле күләмдә имзалар җыю эшен уңышлы башкарып чыкты. Хәзер ул култамгаларның дөреслеген Башкортстан Үзәк сайлау комиссиясе әгъзалары тикшерә. Утырышта чыгыш ясаучылар республикада хакимият башлыкларын сайлап кую тәртибен гамәлгә кую демократия мөмкинлекләрен арттырыр иде, дигән ышанычын белдерде. Ул чакта урыннардагы җитәкчеләр үзләрен тәгаенләгән зур түрәләргә түгел, ә сайлап куйган халыкка хезмәт итәр иде.

БР Татар җәмәгатьчелек оешмалары шурасы утырышында татар милли оешмаларының башка көнүзәк мәсьәләләре дә тикшерелде. Районнарда Башкортстан Татар милли-мәдәни мохтәриятенең бүлекләре эшчәнлеген җанландыру буенча эшлекле тәкъдимнәр яңгырады. Байтак кына мәдәни чараларны оештыру тәңгәлендә фикер алышулар да файдалы булды. Габдулла Тукайның туган көнен билгеләүгә, Нәүрүз бәйрәмен оештыруга һәм «Галия» мәдрәсәсенең 100 еллыгына әзерләнүгә кагылышлы мәсьәләләр өчен җаваплы кешеләрнең хисаплары тыңланды.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100