Татар җәмәгатьчелеге Габдулла Кариев каберен зыярәт итәргә чакырыла
Әдипне искә алу мәрасиме 10 майда 10.00 сәгатьтә башлана.
(Казан, 7 май, «Татар-информ»). Габдулла Кариев исемендәге Казан Татар дәүләт яшь тамашачы театры Казанның Яңа татар бистәсе зиратында Габдулла Кариев каберен зыярәт кылачак. Театр коллективы татар җәмәгатьчелеген, казанлыларны әлеге искә алу чарасында катнашырга чакыра. Бу хакта театрның матбугат хезмәте хәбәр итә.
Әдәбият, сәнгать, дин әһелләре, театр коллективы аның рухына дога кылып, каберенә чәчәкләр салачак.

10 майда 9.00 сәгатьтә Кариев театрыннан (Петербург урамы, 55б йорты) зияратка махсус автобус китә. Килүчеләрнең очрашуы – зияратка керә торган капка янында 10.00 сәгатьтә.
- 2018 елның 8 маенда татар театрына нигез салучыларның берсе – бөек драматург, актер һәм режиссер Габдулла Кариев тууына 132 ел тула.