news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100

Татар конгрессында «Пенәгәрдә мең дә бер кичә» китабының 3 томлыгы тәкъдим ителәчәк

Татар конгрессында «Пенәгәрдә мең дә бер кичә» китабының 3 томлыгы тәкъдим ителәчәк
https://tatar-congress.org/

28 сентябрьдә Бөтендөнья татар конгрессында «Пенәгәрдә мең дә бер кичә» дип исемләнгән китапның 3 томлыгы тәкъдим ителәчәк. Әлеге китап Киров өлкәсенең Нократ Аланы районы Иске Пенәгәр авылы тарихына багышланган. Бу турыда конгрессның матбугат хезмәте хәбәр итте.

Биредә Иске Пенәгәр авылының үткән юлы, илдә төрле чорда барган вакыйгаларның авыл халкы язмышында чагылуы турында газета мәкаләләре, авыл кешеләренең истәлекләре, илебезнең төрле архивларыннан тупланган мәгълүматлар, фотоматериаллар урын алган. Китап авторы – Зыятдин хәзрәт Нәҗметдинов.

Китапны тәкъдим итү 9.30 сәгатьтә башлана.

news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_bot_970_100