Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Татар китабы йорты әдәби агентлык вазифаларын үз өстенә алуы турында игълан итте
Татар китабы йорты җитәкчелеге аңлатканча, программа “Минем беренче китабым” дип атала.
(Казан, 19 июнь, “Татар-информ”, Рузилә Мөхәммәтова). Татар китабы йорты үз өстенә әдәби агентлык вазифаларын алырга омтылыш ясый. Бүген Татар китабы йорты вәкилләре “Татар-информ”да үткәрелгән матбугат конференциясендә үзләренең эш планнары белән таныштырдылар.
“Әдәби агентлык вазифаларын үз өстебезгә аласы килә. Бу ни дәрәҗәдә мөмкин булыр, әмма без инде моңа килеп җиттек дип уйлыйм”, - диде Татар китабы йорты директоры Луиза Янсуар.
Татар китабы йорты җитәкчелеге аңлатканча, программа “Минем беренче китабым” дип атала. Ул тугыз дәресне үз эченә ала. Анда теоретик дәресләр дә, гамәли өлеш тә бар. Әдәби проект дизайнерлар проекты белән янәшә барачак. Әлегә проза, поэзия буенча дәресләр каралган. Азактан иҗатчы белән дизайнер берләшеп, продукция чыгара.
“Без төрле язучыларга мөрәҗәгать итәргә дип торабыз. Алар иҗатының дәрәҗәсе, форматы буенча укучыларны сайлап алачаклар. Без иҗади потенциал белән килгән яхшы филологлардан иҗат эшен илһам гына көтеп яши торган процесс түгел икәнлеген аңлаган һәм адекват продукт тудыра алырлык шәхесләр өлгертә алырбыз дип уйлыйм”, - ди Луиза Янсуар.
Татар китабы йорты әдәби агент буларак, яшь авторның имиджын булдыру, аны таныту эшенә дә алына. “Язучыны нәшриятка алып килеп җиткерү этапларын да үтәрбез дип уйлыйм”, - ди Луиза Янсуар.
- Татар китабы йорты, Шәриф Камал мемориаль фатиры белән бергә, 2019 елның 1 июнендә ачылды. Ул Казан шәһәре үзәгендә – Островский урамының 15нче йорты адресы буенча урнашкан.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз