news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

«Татар-информ» журналистлары Татарстанның рәсми бүләкләренә лаек булды

19 майда Татарстан журналистлары матбугат көнен билгеләп үтә.

«Татар-информ» журналистлары Татарстанның рәсми бүләкләренә лаек булды

19 май – Татарстан матбугаты көне уңаеннан, «Татар-информ» журналисты, мәдәният күзәтүчесе Рузилә Мөхәммәтова һәм «Атна вакыйгалары» газетасының җаваплы мөхәррире Лилия Гаделшина ТР Дәүләт Советы Рәисенең Рәхмәт хаты белән бүләкләнде.

Татарстанның мәдәни үсешенә зур өлеш керткән өчен әлеге рәсми бүләкләрне Татарстан Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин тапшырды. Парламент җитәкчесе бәйрәм уңаеннан республиканың матбугат хезмәткәрләрен котлады. Тантаналы очрашу Казан үзәгендәге элеккеге Матбугат йорты бинасында узды.

Фото: © Михаил Захаров

Бәйрәм тантанасында «Татар-информ»ның татар редакциясе җитәкчесе, быел 20 еллыгын билгеләп үтүче «Интертат» электрон газетасы һәм «Атна вакыйгалары» газетасы баш мөхәррире Рәмис Латыйповка Татарстан Президенты Рөстәм Миңнехановның Рәхмәт сүзе тапшырылды. Бу бүләкне ул «Татмедиа» Республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгы җитәкчесе Айдар Сәлимгәрәев кулларыннан алды.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100