news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

«Татар-информ» Россиядә иң еш искә алына торган 20 төбәк матбугат чарасы исемлегенә керде

«Медиалогия» компаниясе 2022 елның беренче кварталы өчен иң еш искә алыну индексы буенча төбәк массакүләм мәгълүмат чаралары рейтингын төзегән. Топ-20 исемлегенә «Татар-информ» агентлыгы да керде.

«Татар-информ» агентлыгы әлеге рейтингның 15нче баскычында. «Татар-информ»га сылтама ясау индексы 278 балл тәшкил иткән.

Беренче урында Екатеринбург басмасы – «Ura.ru». Ул башка төбәкләрнең массакүләм мәгълүмат чараларыннан зур аерма белән алда бара. Аннары «Москва» шәһәр яңалыклары агентлыгы һәм M24.ru дип аталган Мәскәү порталы тора.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100