Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
«Татар-информ» планета буйлап атлый» флешмобы старт ала
Агентлыкның укучыларын катнашырга чакырабыз!
(Казан, 3 апрель, «Татар-информ»). “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгына 25 ел тула. Моның белән бәйле рәвештә, флешмоб старт ала, агентлыкның укучыларын, дусларын «Татар-информ» планета буйлап атлый» акциясенә кушылырга чакырабыз.
Моның өчен сезгә социаль челтәрләрдә #tatarinform хэштегы белән дөньяның теләсә нинди истәлекле урынында #tatarinform язылган кәгазь тотып төшкән фото куярга кирәк. Бердәнбер таләп – аккаунт ачык булырга тиеш. Барлык фоторәсемнәр “Татар-информ” МА сайтында пәйда булачак. Барыгызны да акциядә катнашырга чакырабыз!
“Татар-информ” – ТРның әйдәп баручы мәгълүмат агентлыгы. 25 ел эшләү дәверендә ул Татарстанның һәм Идел буе төбәгенең иң эре ММЧларының берсе булып танылды. Тәүлек дәвамында анда рус телендә 250гә, татар телендә 40ка якын, шул исәптән оригиналь (ерак чит илләрдә яшәүче татарлар өчен латин графикасында), 25-30лап инглиз телендәге мәгълүмат эшкәртелә. Ай дәвамында агентлыкның материалларын якынча 1 миллион кеше укый.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз