“Татар-информ” мәгълүмат агентлыгында Мәскәү һәм Санкт-Петербург белән видеокүпер оештырыла
Видеокүперне РИА “Новости” һәм “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгы оештыра
(Казан, 18 август, «Татар-информ»). 19 августта 12.00 сәгатьтә “Россия төбәкләрендә азык-төлек кәрзиненә бәяләр үсешен җайга салу” дигән темага Мәскәү – Санкт-Петербург – Казан видеокүпере оештырыла.
Видеокүперне РИА “Новости” һәм “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгы оештыра.
Казан ягыннан видеокүпердә Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрының беренче урынбасары Минсәгыйрь Нуретдинов һәм монополиягә каршы Федераль хезмәтнең Татарстан Республикасы буенча идарәсенең монополиягә каршы контроль бүлеге башлыгы Оксана Сафина катнаша.