news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

«Татар-информ»да «Унике» беренче татар сторис сериалы турында сөйләшәчәкләр

Матбугат конференциясенә журналистлар чакырыла.

(Казан, 26 гыйнвар, «Татар-информ»). Иртәгә, 27 гыйнварда, 11:00 сәгатьтә «Татар-информ»да «Интертат» редакциясе әзерләгән «Унике» дип аталган беренче татар сатирик сторис сериалына багышланган матбугат конференциясе булачак. «Унике» сериалы һәм, гомумән, татар юморы, сатирасы үсеше хакында сөйләшү көтелә.

Чарада «Татар-информ»ның татар редакциясе баш мөхәррире, сериалның авторы Рәмис Латыйпов, журналист Рифат Каюмов, Татарстанның атказанган артисты Рөстәм Гайзуллин, блогер Рәфис Атаказ катнашачак.

«Татар-информ» сайтында түгәрәк өстәл утырышыннан онлайн трансляция оештырылачак. Сорауларны онлайн-видеога комментарий аркылы яисә WhatsApp мессенджеры аша +7 (927) 037-91-10 номерына юлларга мөмкин. Массакүләм мәгълүмат чарасының исемен күрсәтү сорала.

Аккредитация өчен электрон почта: pr@tatar-inform.ru.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100