"Татар-информ"да көзге чакырылыш турында фикер алышалар
Катнашу өчен ММЧ вәкилләре чакырыла
(Казан, 30 сентябрь, «Татар-информ»). Иртәгә, 1 октябрьдә 10.00дә, "Татар-информ" агентлыгы (Декабристлар урамы, 2нче йорт, 1нче кат) 2015 елгы көзге чакырылыш комиссиясенә багышланган матбугат конференциясе уздыра.
Чарада Татарстан Республикасы хәрби комиссары, генерал-майор Сергей Погодин; Казан гарнизоны хәрби прокуроры, полковник Андрей Сысолятин; Татарстан Республикасы Хәрби комиссариатының гражданнарны хәрби хезмәткә әзерләү һәм чакыру бүлеге башлыгы, полковник Дмитрий Гурылев катнашачак.
Катнашу өчен ММЧ вәкилләре чакырыла. pr@tatar-inform.ru электрон адресы буенча аккредитация узарга була.