"Татар-информ"да II төрки яшьләр фестиваленә багышланган матбугат конференциясе була
Катнашу өчен ММЧ вәкилләре чакырыла
(Казан, 30 сентябрь, «Татар-информ»). Иртәгә, 1 октябрьдә 11.30да, «Татар-информ» МА II төрки яшьләр фестиваленә багышланган матбугат конференциясе уздыра.
Чарада РФ ФҖ Дәүләт Думасы депутаты, Федераль татар милли-мәдәни мохтарияте советы рәисе Илдар Гыйльметдинов, ТР яшьләр эшләре һәм спорт министры урынбасары Рөстәм Гарифуллин; "Идел" яшьләр үзәге" ДБУ директоры Ләйсән Сафина катнашачак.
Катнашу өчен ММЧ вәкилләре чакырыла. pr@tatar-inform.ru электрон адресы буенча аккредитация узарга була.