news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

"Татар-информ" агентлыгында Татарстанда КВНның 20 еллыгын бәйрәм итү турында сөйлиләр

ММЧ вәкилләрен аккредитацияләү башланды

(Казан, 26 ноябрь, «Татар-информ»). Иртәгә, 27 ноябрьдә 10.00да,  «Татар-информ» агентлыгы студиясендә Татарстанда КВНның 20 еллыгын бәйрәм итүгә багышланган матбугат конференциясе була.

Журналистларның сорауларына ТР Дәүләт Советы депутаты, "ТР КВН" президенты Андрей Кондратьев, "ТР КВН" яшьләр иҗтимагый оешмасы директоры Илдар Фәттахов, КВН Халыкара берлеге Югары лигасы мөхәррире Михаил Марфин, КВНның «Парапапарам» командасы составында Югары лига җиңүчесе Леонид Моргунов һәм КВНның «Городъ Пятигорскъ» командасы составында Югары лига чемпионы Екатерина Утмелидзе-Моргунова җавап бирә.

ММЧ вәкилләре pr@tatar-inform.ru. адресы буенча аккредитация уза ала.  

news_right_1
news_right_2
news_bot