(Казан, 1 июль, «Татар-информ», Рәсилә Кәримова). Тиздән Татарстанның халык артисткасы Гөлзада Сафиуллинаның халык җырларыннан торган һәм «Көзге ачы җилләрдә...» дип исемләнгән өченче альбомы дөнья күрәчәк. Моңа кадәр җырчы, татар халык авыз иҗатының бер төре булган мөнәҗәтләр һәм бәетләрне туплап, «Мөнәҗәтләр һәм бәетләр» дип аталган CD тәлинкә чыгарган иде.
Халык иҗатына гашыйк булучыларда мөнәҗәтләр һәм бәетләрнең аерым бер альбомына ихтыяҗ инде күптәннән зур, шул ук вакытта халык җырларына да ихтыяҗ торган саен арта бара. Шуларны күздә тотып, ягъни бабаларыбыздан калган милли моңнарны янә халыкка кайтару максаты белән эшли Гөлзада ханым әлеге альбомын.
Моннан тыш җырчы үзенең тагын бер яңалыгы белән уртаклашты. Гөлзадә Сафиуллина бу көннәрдә Казанның меңъеллыгы уңаеннан шагыйрә Гөлшат Зәйнәшева сүзләренә композитор Мәсгут Имашев иҗат иткән «Сөембикә» җырына клип төшерәчәк икән.