Татар гимназияләрендә фәннәрне татар телендә укыту мәсьәләләренә кагылышлы «түгәрәк өстәл» булачак
Татар гимназияләрендә фәннәрне татар телендә укыту мәсьәләләренә кагылышлы «түгәрәк өстәл» булачак
(Казан, 18 февраль, «Татар-информ», Рәсилә Кәримова). 21 февраль көнне Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитетының конференцияләр залында Халыкара туган тел көне уңаеннан «Татар гимназияләрендә фәннәрне татар телендә укыту мәсьәләләре» дигән темага «түгәрәк өстәл» була. Анда татар теленең бүгенге торышы һәм татар гимназияләрендә фәннәрне ана телендә укыту мәсьәләләренә кагылышлы җитди сөйләшү булачак. Бу сөйләшүдә ТР Дәүләт Советыннан, ТР Министрлар Кабинетыннан, Мәгариф һәм фән министрлыгыннан һәм шәһәр мәгариф идарәсеннән вәкилләр катнаша. «Түгәрәк өстәл»дә шулай ук татар хатын-кызларының «Ак калфак» иҗтимагый оешмасы әгъзалары, Казан районнары мәгариф бүлеге башлыкларының милли мәгариф буенча урынбасарлары, татар гимназияләре директорлары, галимнәр һәм югары уку йортлары укытучылары да катнашыр дип көтелә