news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татар энциклопедиясе институтында милли авыл проблемаларына багышланган конференция була

6 октябрьдә ТР Фәннәр Академиясенең Татар энциклопедиясе һәм төбәкне өйрәнү институтында тарихчы-аграрчылар, археологлар, этнографлар һәм Евразиянең башка белгечләренең «Россия авылының тарихи-мәдәни мирасы: саклау һәм аны үстерү» дип аталган IX Бөтенроссия конференциясе була.

Биредә Россия халыкларының, шул исәптән татарлар күпләп яшәгән урыннарында милли-мәдәни мирасны саклау проблемалары турында фикер алышачаклар. Бу турыда оештыручылар хәбәр итте.

Конференциядә Россиядә яшәүче төрле халык вәкилләре катнашачак. Казан, Мәскәү, Санкт-Петербург, Петрозаводск, Самара, Ульяновск, Башкортстан, Мари Эл, Мордовия, Удмуртия, Чувашия һәм Саха Республикасы югары уку йортларыннан галимнәр киләчәк.

Биредә «Милли авыл: тарихы һәм мәдәнияты», «Милли авылның бүгенге хәле: социаль-икътисади һәм дини аспектлары», «Милли авыл мәдәни гореф-гадәтләрен саклау һәм үстерү» темаларына түгәрәк өстәлләр оештырыла.

Конференция Казан шәһәре, Пушкин урамы, 56 нчы йортта узачак. Чара иртәнге сәгать унда башлана.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100