news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татар авыл хуҗалыгы фәнни-тикшеренү институты селекционерлары тарафыннан китереп чыгарылган культураларның яңа сортлары инвесторларда кызыксыну уяткан

Татар авыл хуҗалыгы фәнни-тикшеренү институты селекционерлары тарафыннан китереп чыгарылган культураларның яңа сортлары инвесторларда кызыксыну уяткан

(Казан, 17 август, "Татар-информ", Ирина Игнатьева). Татар авыл хуҗалыгы фәнни-тикшеренү институты селекционерлары тарафыннан китереп чыгарылган һәм быел институтның сынап карау җирләренә чәчелгән кайбер культураларның яңа сортлары югары күрсәткечләр белән куандыра.

Мисал өчен, галимнәр төркеме тарафыннан китереп чыгарылган "Венец" яңа борчак сорты чәчелгән. Селекционерлар һәр гектардан 42 центнер борчак ала, ә авыл хуҗалыгы берләшмәләрендә элек үзләштерелгән бу культура сорты гектардан 17 процент кына тәшкил итә. "Венец" сорты белән инвестор "Татфондбанк" ААҖ кызыксынган. Шулай ук борчакны эшкәртүне дә җайга салырга мөмкин. Мисал өчен, консервланган яшел борчак чыгару цехы ачу, әлегә бу продукт республикага башка төбәкләрдән кайтарыла.

Институт селекционерлары тарафыннан китереп чыгарылган "Казанская -285" сабан бодае яхшы уңыш биргән - бу көннәрдә галимнәр үз участокларында гектардан 50 процент уңыш алган. Моннан тыш агымдагы елда 3 мең тоннага якын орлык бәрәңгесе савыктырылган. Шулай итеп, республика аграрийларының барлык ихтыяҗлары да канәгатьләндерелгән.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100