news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

ТАСС: Путин Федераль Җыенга юлламасын 20 февральдә игълан итәргә мөмкин

Россия Федерациясе Президенты Владимир Путинның Федераль Җыенга юлламасы 20 февральдә игълан ителергә мөмкин. Бу турыда ТАСС Дәүләт Думасындагы чыганакка сылтама белән хәбәр итә.

«Юллама [дәүләт башлыгыныкы] 20 яки 21 февральдә булырга мөмкин», – дип белдергән агентлыкның әңгәмәдәше.

Шул ук вакытта, икенче бер чыганак февральнең егермеләрендә Путинның юллама белән чыгыш ясау ихтималы «югары» булуын раслаган.

Узган ел ахырында Владимир Путин массакүләм мәгълүмат чаралары вәкилләре белән очрашуда юллама белән 2023 ел башында чыгыш ясаячагын белдергән иде. Ул вакытта ул матбугат вәкилләре белән Дәүләт Советы утырышыннан соң очрашты. Юлламаның вакыты күчерелүен ул «вакыйгаларның динамикасы бик югары, вакытның конкрет мизгелендә нәтиҗәләрне һәм якындагы вакытка конкрет планнарны теркәү катлаулы булуы» белән аңлатты.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100