news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Ташламаларны акчага алмаштыру нәтиҗәсендә Татарстан транспорт предприятиеләренең кереме ике тапкыр артырга мөмкин

Ташламаларны акчага алмаштыру нәтиҗәсендә Татарстан транспорт предприятиеләренең кереме ике тапкыр артырга мөмкин

(Казан, 25 гыйнвар, "Татар-информ", Альбина Фәхрисламова). Агымдагы елның беренче кварталында республиканың транспорт предприятиеләрендә шәһәрнең җәмәгатьчелек транспорты тарифлары никадәр үзләрен аклаулары буенча аудит үткәреләчәк. Бу турыда узган шимбәдә ТР Премьер-министры җитәкчелегендәге хөкүмәт киңәшмәсендә игълан ителде.

Искә төшереп үтәбез, узган атнада республика буенча шәһәр транспортында йөрү бәяләрен "катыру" турында карар кабул ителгән иде. ТР икътисад һәм сәнәгать министры урынбасары Алевтина Кудрявцева "Татар-информ" агентлыгына биргән интервьюсында ТР Икътисади-социаль тикшеренүләр үзәге исәпләүләре буенча икътисади яктан нигезләнгән тариф 5 сум тәшкил итүе турында әйтте. Моңа карамастан, республиканың кайбер шәһәрләрендә бүген үк юл бәяләре күпкә кыйммәтрәк тора.

Тарифларның күләме турыдан-туры тармакны финанслауга бәйле. Быел ташламаларны акчалата компенсацияләр белән алмаштыру нәтиҗәсендә Татарстанда транспорт чыгымнарын каплау өчен республика һәм федераль ташламалардан файдаланучыларга һәм пенсионерларга 1,8 миллиард сум күләмендә субсидияләр бүлеп бирелгән. Чагыштыру өчен - узган ел республиканың транспорт предприятиеләре төрле дәрәҗәдәге бюджетлардан 867 миллион сум күләмендә дотацияләр алган.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100