Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
"Ташлама, әнкәй" исемле танылган китап авторының яңа повесте дөнья күрде
Яшь башкорт язучысы Айгиз Баймөхәмәтов тиздән Казанда "Ташлама, әнкәй" китабының татар телендәге басмасын тәкъдим итәргә җыена.
(Казан, 14 февраль, “Татар-информ”). Яшь башкорт язучысы Айгиз Баймөхәмәтовның яңа – өченче китабы басылып чыкты. Бу турыда “Татар-информ”га автор хәбәр итте.
«Урам балалары» повесте быел Башкортстанда Гаилә елы билгеләп үтелү уңаеннан да дөнья күргән. Китап 3 мең данә тираж белән чыккан.
Әсәрдә сүз гаиләдәге шартларга түзә алмыйча, урамга чыгып, сукбайларча яшәүче, төрле фаҗигаләргә таручы яшүсмер турында.
Айгизнең әйтүенчә, әлеге темага башкорт телендә күптән инде китаплар язылганы юк. Сукбайлык, үткән гасыр проблемасы кебек тоелса да, бүген дә мөһим булып кала бирә. Автор үз китабында кеше тормышында гаиләнең әһәмиятен тасвирларга омтылган. Китап рус теленә дә тәрҗемә ителәчәк. Республика китапханәләре автордан, басылып чыкканчы ук, яңа китабын соратып куйганнар инде.

Исегезгә төшерәбез: Айгиз Баймөхәмәтовның иң беренче язылган - «Ҡалдырма, әсәй!» («Не оставляй, мама!») исемле автобиографик повесте - бүген Башкортстанда иң күп тиражлы заманча китап. Ул инде күптөрле телләргә тәрҗемә ителгән. Әсәр, китап буларак, төрле телләрдә - 30 мең данә һәм Интернет аша 100 мең тапкырдан артык күчереп алып укылган.
"Калдырма, әнкәй!" китабының татар теленә тәрҗемәсе Уфада әзерләнә. Автор аны февраль-март айларында басылып чыгар, дип ышандырды. Аннан соң Казанга килү теләге булуын да әйтте.
Автобиографик повестьны Башкортстанда яшәүче татар шагыйре, галим Руслан Сөйләйманов тәрҗемә иткән.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз