news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Ташкент һәм Алматыда яшәүче татарлар Чәкчәк бәйрәмендә чәкчәк сата, кунак сыйлый

Бәйрәмгә килгәннәр күтәренке күңел, милли рух берлеге хисләрен яңартып кайта

(Казан, 18 октябрь, “Татар-информ”, Миләүшә Низаметдинова). Чәкчәк бәйрәме бу айда башта Үзбәкстанда, аннары Казакъстанда милләттәшләрне бергә җыйды, дип “Татар-информ” агентлыгына хәбәр итә Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитетының чит илләрдәге ватандашлар белән эшләү бүлеге җитәкчесе Рөстәм Гайнетдинов.

Үзбәкстан башкаласының Мирзо Олугбәк исемендәге мәдәният паркында “Үзбәкстан татар яшьләре” инициатив төркеме тарафыннан һәм Ташкент Татар иҗтимагый-мәдәни үзәге ярдәмендә оештырылган әлеге бәйрәм концерт программасы белән үрелеп барган. Бәйрәм кунаклары үзенең 50 еллыгын билгеләп үткән “Яшьлек” ансамбле, “Урал” татар-башкорт ансамбле, яшь башкаручыларның “Татар моңы-2009” Халыкара телевизион конкурсы лауреаты Галия Ханнанова, балалар һәм яшьләр иҗат коллективлары чыгышларын тамаша кылган. Татар халык ашларын белүчеләрне сәхнә түрендә махсус конкурс аша ачыклап, “Үзбәкстан татар яшьләре” төркеме егетләре һәм кызлары залдагыларны чәкчәк белән сыйлап йөргән. 30 килолы чәкчәкне исә “Бал” компаниясе әзерләгән. Чәкчәкнең эксклюзив саналганнары, башка төр милли ризыклар аукционга куелган хәтта. Ирекле сатуга татар китаплары һәм журналлары, компакт-дисклар чыгарылган. Оештыручылар чәкчәк әзерләү рецептлары, татарча сөйләшү өчен сүзлекләр, химаяче “Beta tea” компаниясенекеләр исә кайнар чәй һәм сок ише салкын эчемлекләр таратып йөргән.

Алматыда “Чәкчәк Party” бәйрәме ел да күбрәк кешене җәлеп итә бара, диелә Алматы Татар-башкорт иҗтимагый-мәдәни үзәге хәбәрендә. Демократия йортында буласы бәйрәмгә алдан ук чәкчәк әзерләү конкурсы игълан ителгәнгә, тәҗрибәле осталар, хәтта студент һәм мәктәптә укучы кызларга кадәр аның ниндиен генә пешермәгән! Арада “Туй чәкчәге”, “Көзге кояш”, “Көзге портрет”, “Яшьлек”, “Сагыну” чәкчәге дип аталганнары, бәлешләр, баллы камыр ризыклары бар.

Соңыннан оештырылган чәй табынында үзара аралашып, рецептлар бүлешеп, күңел ачып утыру барышында мондый чарага яшьләрне күбрәк җәлеп итү кирәклеге хакында сүз булган. “Умырзая” үзешчән ансамбле чыгышлары профессионал җырчы Галибә Сәйбулатова, Марсель Килдияровның фортепиано, гармун моңнары белән аралашып, үзенчәлекле милли аһәңнәр белән бизәлгән “Чәкчәк Party”га килгәннәр күтәренке күңел, милли рух берлеге хисләрен яңартып, конкурста катнашучылар истәлек бүләкләре белән кайтып киткән.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100