news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Тарих институты татарларның һәм чувашларның уртак тарихы хакында китап тәкъдим итә

31 майда 11.00 сәгатьтә Мәрҗани исемендәге Тарих институтында «Татары и чуваши – ветви одного древа» китабы тәкъдим ителә.

Җыентыкта тарихи ретроспективада Идел-Уралдагы татарларның һәм чувашларның тел, этник, конфессиональ һәм хуҗалык-икътисади бәйләнешләрен, аларның мәдәниятендә уртаклыкны күрсәтүче Бөтенроссия фәнни-гамәли конференциясендә катнашучыларның мәкаләләре басылган. Бу турыда Тарих институтының матбугат хезмәте хәбәр итә.

Татарларның һәм чувашларның уртаклыклары күп, Идел буе Болгары чорындагы тамырлары белән уртак тарихка, күп гасырлык этнокультура бәйләнешенең һәм Урта Идел буеның бердәм тарихи-мәдәни өлкәсендә тату яшәүнең уникаль тәҗрибәсенә ия халык булып тора.

Китаптагы мәкаләләрдә татар һәм чуваш фәнни мәктәпләрен бәяләүдә гомуми тарихи мирас, татарларның этник тарихында чувашларның мәдәни эзе, чувашларның этник тарихындагы татарларның мәдәни эзе, этнокультура Һәм тел багланышлары, этнослар мәдәнияте, тарихи ретроспективада хуҗалык-икътисади элемтәләр, этнодемографик һәм этноконфессиональ вазгыять кебек фәнни темалар каралган.

Җыентыкта төрле гуманитар профильдәге галимнәрнең – тарихчы, археолог, этнолог, лингвист, фольклорчы, сәнгать белгечләренең тикшеренүләре тәкъдим ителгән. Бу әлеге фәнни проблеманы комплекслы, киң тарихи-мәдәни контекстта карарга мөмкинлек биргән.

Басма фәнни хезмәткәрләргә, укытучыларга һәм студентларга, Идел-Урал төбәгенең тарихы һәм технологиясе белән кызыксынучыларга тәкъдим ителә, диелә хәбәрдә.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100