news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Тарих институтында татар сәүдәгәрләре турында монография чыкты

Тарих институтында татар сәүдәгәрләре турында монография чыкты

(Казан, 1 июль, «Татар-информ», Дания Моисеева). Татарстан Фәннәр академиясенең Тарих Институты нәшриятында Фәрит Нигъмәтҗановның рус телендә «Казан губернасының татар сәүдәгәрләре (XIX гасыр ахыры — XX гасыр башы)» дигән монографиясе дөнья күрде.

Тарих институтында фәннәр кандидаты Радик Салихов та татар сәүдәгәрләренә багышланган монография язган иде. Аның хезмәте «Россия татар эшмәкәрләренең XIX гасырның икенче яртысы — XX гасыр башындагы җәмгыяви-сәяси процессларда катнашуы» дип атала.

Ф. Нигъмәтҗановның китабында татар сәүдәгәрләренең саны һәм эшмәкәрлеге, аларның хәйрия гамәлләре, җирле хакимият органнарында, мәгариф, мәдәният һәм җәмәгать сфераларындагы эшчәнлеге турында язылган. Тарих фәннәре кандидатының фәнни монографиясе профессор Равил Әмирханов җитәкчелегендә редакцияләнгән.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100