news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Тарифлар буенча дәүләт комитеты Татарстанда су һәм газ бәясе кыйммәтләнү хакында аңлатты

Торак-коммуналь хезмәтләр өчен тарифлар артуга карамастан, Татарстанда түләүләр күләме Идел буе федераль округының башка төбәкләре белән чагыштырганда артмаган. Бу хакта бүген Татарстан Республикасының Тарифлар буенча дәүләт комитеты рәисе Александр Груничев Казанда узган брифингта хәбәр итте.

«Түләүләр 6,2 процентка арта, бу башка округларга караганда югарырак, без Идел буе федераль округындагы уртача күрсәткечләр буенча күтәрелмәдек һәм шундый ук урыннарны алып торабыз. Бу алдагы тариф кампанияләрендә ставкаларның уртача күрсәткечләрнең башка федераль округларныкына караганда түбәнрәк булуы белән бәйле. Хәтта тарифлар болай артканда да без аларны куып җитә алмыйбыз», – диде ул.

1 июльдән халык өчен газга тариф 3 процентка, ягъни 18 тиенгә – 6,25 сумга кадәр арткан. Газ плитәсеннән файдаланучыларның күпчелеге өчен электр энергиясенә тарифның июль аенда үсеше 4,6 процент исәпләнә, ягъни 19 тиенгә арткан. Электр плитәләре буенча арту 8,5 процент (25 тиенгә арту). Авыл халкы өчен тариф 4,5 процентка (+13 тиен) күтәрелгән. Каты көнкүреш калдыкларын чыгаруга да тарифлар үсте.

Эчәргә яраклы суга тарифлар үсеше республика буенча халык өчен 6,9 процент тәшкил итәчәк. Июльдән бер кубометр су уртача 28,69 сум тора. 1 июльдән ташландык суларны агызуга уртача тариф 26 сум тәшкил итә, ул 9,2 процентка кыйммәтләнгән. Җылылык энергиясе 6,7 процентка артып, аның бәясе 2012,34 сум/Гкал булачак.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100