news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Тәрбиягә алынган балалар мәктәпкә өстенлекле шартларда кабул ителәчәк

Тәрбиягә алынган балаларны бер үк белем бирү учреждениесенә туганнары белән бергә өстенлекле шартларда кабул итәчәкләр. Россия Президенты Владимир Путин РФ Гаилә кодексына һәм Мәгариф турындагы законга шундый төзәтмәләрне имзалады. Бу хакта ТР Мәгариф һәм фән министрлыгының матбугат хезмәте хәбәр итә.

Моңарчы балалар бакчасы яки башлангыч мәктәпкә өстенлекле кабул ителү хокукы бертуган абыйсы яки апасы шул учреждениегә йөргән балага гына бирелә иде. Дәүләт башлыгы имзалаган карар бер гаиләдә тәрбияләнүче балаларга карата кулланылган «дискриминация»не юкка чыгара, чөнки гаиләдә уллыкка алынган балалар да, опекага алынганнары да булырга мөмкин, диелә хәбәрдә.

Мондый хокук хәзер башлангыч мәктәп һәм балалар бакчаларына гына түгел, кабул итү конкурс нигезендә үткәрелә торган учреждениеләрдән тыш, барлык гомуми белем бирү оешмаларына да бирелә.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100