news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Тара шәһәрендә Муса Җәлил исемендәге шигырь укучылар бәйгесе узачак

16 февральдә Омск өлкәсенең Тара шәһәре «Север» мәдәният үзәгендә Муса Җәлил исемендәге XII районара шигырь укучылар бәйгесе узачак.

Конкурс укучыларны татар шигърияте дөньясына, милли мәдәният кыйммәтләренә тарту, иҗади процесска җәлеп итү, балаларда һәм яшьләрдә патриотизм һәм милли үзаң, туган якка һәм Ватанга мәхәббәт хисе тәрбияләү максатыннан үткәрелә. Бөтендөнья татар конгрессы сайтында шул турыда хәбәр ителә.

Шагыйрьнең тууына 105 ел тулуга багышланган беренче бәйге 2011 елда уза. «Дуслык йорты» милли мәдәниятләр берләшмәсенең татар мәдәнияте үзәге Муса Җәлил исемендә «Батырлык гасырларда кала» дип исемләнгән шигырь укучылар бәйгесен Тара районы мәктәпләре укучылары һәм студентлар арасында ел саен уздыра. Соңгы дүрт елда анда башка районнардан мәктәп укучылары һәм студентлар да катнаша башлый, шуңа күрә 2018 елдан конкурска районара статус бирелә.

2022 елда конкурс онлайн форматта оештырыла, бу катнашучылар санын тагын да киңәйтә. Гаризалар Курган, Төмән, Свердловск өлкәләре укучылары һәм студентларыннан килә. Татарстан Республикасыннан да кырыктан артык гариза кабул ителә, бәйгедә барлыгы 167 кеше катнаша, диелә хәбәрдә.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100