news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Танк ротасы командиры мобилизацияләнгән россиялеләрне бернәрсәдән дә курыкмаска өнди

Мобилизацияләнгән россиялеләргә курыкмаска, ә аларны өйрәтүчеләрне тыңларга кирәк, дип «РИА Новости»га танк ротасы командиры сөйләгән. Бу хакта «Российская газета» яза.

Аның сүзләренчә, мобилизацияләнгән гражданнар үз эшләрен белсен өчен, иң мөһиме – ыгы-зыгысыз, тыныч булу. «Сезгә нәрсә өйрәтәләр, шуны тыңлагыз, шөгыльләнегез», – дип билгеләде хәрби хезмәткәр.

Агентлыкның әңгәмәдәше әйтүенчә, союздаш көчләрнең танк экипажлары көн саен Украина хәрби көчләре позицияләре буенча ут алып бара. «Без монда дошман һөҗүмен кире кайтару өчен», – диде офицер һәм Украина хәрби көчләренең Луганск өлкәсе чикләреннән алга үтәргә тиеш түгеллеген ассызыклады.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100