news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Тагын ике көннән Гагарин Кубогы өчен көрәш башлана

Быел плей-оффның беренче раунд ярышлары ук теге яки бу команданың дүрт җиңүенә кадәр дәвам итәчәк

(Казан, 21 февраль, “Татар-информ”). Континенталь хоккей лигасында регуляр чемпионат тәмамланды. Алда ярышларның тагын да кызурак өлеше – Гагарин Кубогы өчен көрәш. Көнбатыш конференциясе командалары өчен плей-офф тагын ике көннән старт ала. Ә Көнчыгыш конференциясендә чыгыш ясаучы “Ак Барс” һәм “Нефтехимик” көрәшне бер көн соңрак, 24 февральдә башлап җибәрә.
Бу этапта “Ак Барс”ның көндәше – Астана “Барыс”ы. Казан “барс”ларының конференциянең чирек финалында Астана командасы белән инде өченче ел рәттән очрашуы. Моңа кадәр Зиннәтулла Биләлетдинов шәкертләре бу стадиядә “Барыс”ны киеренке көрәштә җиңеп, ике ел рәттән Гагарин Кубогын яулаган иде.
Ә “Нефтехимик” чирек финал ярышларын даими чемпионат җиңүчесе Омски “Авангард”ы белән башлый. Быел плей-оффның беренче раунд ярышлары ук теге яки бу команданың дүрт җиңүенә кадәр дәвам итәчәк.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100