news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100

Табибларга ковидлы авыруларны дәвалаган өчен өстәмә акчаны ел ахырына кадәр түлиләр

Россиянең кайбер субъектларында коронавирус инфекциясе йоктырган пациентлар белән эшләүче медицина хезмәткәрләре өчен аерым ярдәм чаралары да каралган.

(Казан, 17 гыйнвар, «Татар-информ»). Федерация Советының социаль сәясәт комитеты башлыгы урынбасары Юрий Архаров искәрткәнчә, табиблар, урта медицина персоналы коронавирус инфекциясе йоктырган пациентлар белән эшләгән өчен өстәмә акчаны агымдагы ел ахырына кадәр алачак. Бу хакта РИА Новости агентлыгы хәбәр итә.

«Коронавирус инфекциясен диагностикалау һәм дәвалау белән шөгыльләнүче медицина хезмәткәрләренә махсус өстәмә түләүләр 2022 ел ахырына кадәр каралган», — диде Архаров брифинг барышында.

Ул билгеләп үткәнчә, әлеге өстәмә түләү эш сменасыннан чыгып билгеләнә. Әйтик, стационарда эшләүче табибларга бер смена өчен — 3880, урта медицина персоналына 2430 сум каралган.

Моннан тыш, иминият түләүләре дә агымдагы ел ахырына кадәр озайтыла. Әйтик, «вакытлыча эшкә сәләтсезлек очрагына иминият түләүләре каралган, ул 68 мең сум тирәсе тәшкил итә», — дип өстәде ул.

Шулай ук Россиянең кайбер субъектларында коронавирус инфекциясе йоктырган пациентлар белән эшләүче медицина хезмәткәрләре өчен үзләренең ярдәм чаралары да каралган, дип сүзен төгәлләде Архаров.

news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_bot_970_100