news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Табиб: Татарстанда барлык балалар да прививка ясатырга теләк белдергән мәктәпләр бар

Татарстан әлегә «ГАМ Ковид ВаК М» яки «Спутник М» вакцинасына 200 мең доза күләмендә заявка биргән.

Табиб: Татарстанда барлык балалар да прививка ясатырга теләк белдергән мәктәпләр бар
Михаил Захаров

(Казан, 20 гыйнвар, «Татар-информ», Гөлнар Гарифуллина). Татарстанда барлык үсмер укучылар коронавирустан вакцинация узарга теләк белдергән мәктәпләр бар. Бу хакта журналистларга матбугат конференциясендә Татарстан Сәламәтлек саклау министрлыгының баш эпидемиологы Дмитрий Лопушов әйтте.

Белгеч әлегә прививка ясатырга фаразланган балаларның күпмесенә вакцинациягә ризалык бирелгәне мәгълүм түгеллеген әйтте. «Гражданнардан да, белем бирү оешмаларыннан да барлык укучылары диярлек вакцинация узарга теләве һәм ризалык бирүе турында мөрәҗәгатьләр бар», — дип белдерде.

Татарстан әлегә «ГАМ Ковид ВаК М» яки «Спутник М» вакцинасына 200 мең доза күләмендә заявка биргән, бу вакцинация ясату яшендәге балаларның 80 процентын тәшкил итә. Әлеге прививка 12 яшьтән алып 17 яшькә кадәр балаларга ясала.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100