news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100

Табиб-инфекционист ковидның «омикрон» штаммы тын юллары авыруларына охшавын сөйләде

Күпчелек пациентларда тәм һәм ис югалту ачыкланмаган.

(Казан, 23 гыйнвар, «Татар-информ»). Коронавирусның «омикрон» штаммын йоктыру симптомнары ютәл, томау төшү һәм хәлсезлек булырга мөмкин. Күпчелек пациентларда тәм һәм ис югалту ачыкланмаган.

Америка табибы Кэтрин Полинг сүзләренә сылтама белән РИА Новости хәбәр иткәнчә, ковидның яңа штаммын йоктыручылар тәм тоя һәм ис сизә. Хәтта авыруның бик җиңел формасы булган очракта да, тамак авыртуы иң еш очрый торган симптом, диде инфекционист.

Полинг коронавирусның «омикрон» штаммы симтомнарын NBC News телеканалы эфирында сөйләде. Аның сүзләренчә, бу билгеләр барлык пациентларда да очрамый. Әмма АКШ Авыруны контрольдә тоту һәм профилактикалау үзәге раслаган билгеләр коронавирусны үзеңә ачыкларга ярдәм итә ала.


news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_bot_970_100