news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Табиб баллы әйберләр күп ашасаң, диабет барлыкка киләчәк дигән мифны юкка чыгарды

Баллы әйберләр күп ашасаң, диабет барлыкка киләчәк дип раслау – миф, әмма гәүдә авырлыгы кирәгеннән артык булган кешеләрдә мондый куркыныч сизелерлек арта. Бу хакта РИА Новости агентлыгы инвалидларның «Россия диабет ассоциациясе» Гомумроссия иҗтимагый оешмасы президенты, Россия Сәламәтлек саклау министрлыгының «Эндокринология илкүләм медицина тикшеренү үзәге» Диабет институтының шикәр чирен фаразлау һәм инновацияләр бүлеге мөдире, медицина фәннәре докторы Александр Майоровка сылтама белән хәбәр итә.

«Шикәр турындагы миф ни өчен барлыкка килгән? Әгәр кеше баллы әйберләрне күп ашый икән, бу очракта аңа симерү куркынычы яный һәм бу икенче типтагы диабетка китерәчәк. Әмма, әгәр кеше татлы әйберләр түгел, ә, мисал өчен, ипи һәм колбаса ашый икән, ул бу очракта да тазарачак һәм шулай ук диабет белән авырый башларга мөмкин», - диде Майоров.

Ул билгеләп үткәнчә, әгәр ябык кеше шикәрне күп ашый икән, аның диабет белән авырып китү куркынычы дөрес тукланучыларга караганда югарырак булмаячак.

Диабет ике типта (беренче һәм икенче) була, дип ачыклык кертте белгеч. Беренчесе бары тик генетика белән, ә икенчесе яшәү рәвеше белән дә бәйле. Өстәвенә, шикәр чиреннән интегүче пациентларның 97 проценты икенче типтагы диабет белән авырый, дип искәртте Майоров.

Аның сүзләренчә, диабетны гәүдә авырлыгын киметү, ягъни дөрес туклану һәм физкультура белән чамасын белеп шөгыльләнү аша кисәтергә мөмкин.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100