news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Таҗикстанның Голәмәләр шурасы халыкны коронавируска каршы прививка ясатырга чакырды

Таҗикстанда пандемия башланганнан алып коронавирус инфекциясенең барлыгы 13 308 очрагы теркәлгән, 13 218 кеше терелгән.

(Казан, 1 апрель, «Татар-информ»). Таҗикстанның Ислам үзәге Голәмәләр шурасы идарәсе, «үзеңнең һәм әйләнә-тирәдәгеләрнең сәламәтлеген саклау максатыннан», халыкны «кичекмәстән һәм ашыгыч рәвештә» яңа төрдәге COVID-19 коронавирус инфекциясенә каршы прививка ясатырга чакырды. Бу хакта «Интерфакс» агентлыгы хәбәр итә.

«Вакцинациягә шәригать күзлегеннән карасак, аның әһәмияте көн кебек ачык, чөнки кешене зыянлы әйбердән саклый торган бөтен нәрсә дә шәригать тарафыннан профилактика кагыйдәләре нигезендә хуплана», - диелә хәбәрдә.

31 мартка булган мәгълүматлар буенча, Таҗикстанда пандемия башланганнан алып коронавирус инфекциясенең 13 308 очрагы теркәлгән, 13 218 кеше терелгән, бу авырган барлык кешенең 99,3 проценты дигән сүз. Коронавирустан барлыгы 90 кеше үлгән.

23 мартта Дүшәнбенең «Истиклол» клиникасында Таҗикстанда вакцинация кампаниясе рәсми рәвештә башланды. Таҗикстан сәламәтлек саклау һәм социаль яклау министры Джамолиддин Абдуллозода, шулай ук аның урынбасарлары прививканы беренчеләрдән булып ясатты.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100