news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Төркиянең Гази университеты Габдерәшит Ибраһим турында онлайн лекция үткәрде

Лекцияне Мимар Синан исемендәге нәфис сәнгать университеты профессоры Исмәгыйль Түркоглу укыды.

(Истанбул, 20 гыйнвар, «Татар-информ», Рушания Алтай). Төркиянең башкаласы Анкарада урнашкан Гази университеты себер татарларыннан чыккан күренекле сәясәтче, дин әһеле, сәяхәтче Габдерәшит Ибраһимга багышланган онлайн лекция үткәрде.

Лекцияне Истанбулдагы Мимар Синан исемендәге нәфис сәнгать университеты профессоры Исмәгыйль Түркоглу укыды. Ул Габдерәшит Ибраһимның тормыш юлы һәм эшчәнлеге белән таныштырды. Аның нәшрият һәм матбугат белән бәйле хезмәтләре турында сөйләде.

«Габдерәшит Ибраһим „Сиркә“ дигән журнал чыгарып, Казах халкының вакытлы матбугатына нигез сала, Кавказ мөселманнары белән берләшеп, Россиядә беренче гарәп телле журнал чыгаручы кеше дә татар зыялысы Габдерәшит Ибраһим була. Ул шулай ук „Өлфәт“ газетасы һәм „Мир-ат“ журналы чыгарып, татар вакытлы матбугатына нигез салучыларның берсе», — дип сөйләде ул.

Төрек галиме Габдерәшит Ибраһимның якташларын Госманлы туфракларына күчендерүе, Төркиядәге Бөгрүделик татар авылына нигез салуы, район хакимиятенең Габдерәшит Ибраһим исемен йөртүче парк төзүе хакында кызыклы мәгълүматлар китерде.

Исмәгыйль Түркоглу Габдрәшит Ибраһимның Япониядәге тормышы һәм эшчәнлегенә аеруча басым ясады. Аның Япония хакимиятенә исламны рәсми дин итеп кабул иттерүе һәм Коръән китабы бастыртуы, Токиодагы татар мәчетенең аның тырышлыгы белән салынуы һәм анда беренче намазны кылдыруы, мәчет җир кишәрлеген Госманлы империясе исеменә яздыртуы турында сөйләде.

«Элеккеге мәчет җир тетрәүләр нәтиҗәсендә шактый зарар күргәнлектән, ул җимерелде. Аның урынына Төркия дәүләте яңа мәчет салып куйды. Әгәр Габдерәшит Ибраһим вакытында мәчет кишәрлеген Госманлы дәүләтенә яздырмаган булса, әлеге мәчеткә карата төрекләр бернинди хокукка ия була алмаслар иде», — диде ул.

Төрек тарих галиме Исмәгыйль Түркоглу чыгышында күп санлы фотосурәтләр ярдәме белән татар зыялысы Габдерәшит Ибраһимны мөселман дөньясында зур абруй казанган, дине һәм милләте өчен зур эшләр башкарган тиңсез шәхес итеп танытты.  

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100