news_header_bot
Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
news_top
Төркиядә зыян күргән татарстанлыларны Казанга кайтару мәсьәләсе хәл ителә
Хәзерге вакытта Төркия госпиталендә 5 кеше, аларга медицина ярдәме күрсәтелә, дип белдерде ТР сәламәтлек саклау министры
Скопировать ссылку
(Казан, 25 май, «Татар-информ», Эмма Ситдыйкова). ТР Сәламәтлек саклау министрлыгы Төркиядә автоһәлакәттә зыян күргән Татарстан туристлары белән булган вәзгыятьне контрольдә тота.
ТР сәламәтлек саклау министры Айрат Фәррахов “Татар-информ”га биргән әңгәмәсендә хәзерге вакытта Төркия госпитальләрендә («Aspendos», «Анадолу Белек» и «Медикал Парк») дәваланучы 5 кешегә ( 3 казанлы һәм 2 Әлмәт кешесе) медицина ярдәме күрсәтелә дип белдерде. Ике пациентка операция ясалган, тагын бер татарстанлыны операциягә әзерлиләр. Табиблар бәяләвенчә, автоһәлакәттә зыян күргән ике кешенең хәле авыр, калганнарыныкы – тотрыклы.
“Без Төркия һәм «Защита» Бөтенроссия медицина үзәге хезмәттәшләре белән даими элемтәдә торабыз. Ихтыяҗ туган очракта, зыян күрүчеләрне Казанга кайтарачаклар. Хәзерге вакытта бу мәсьәлә карала.
Татарстан пациентлары тизрәк савыгып чыксын өчен бөтен көч куела дип белдерде Айрат Фәррахов. “Төркиядә медицина ярдәме күрсәтү югары дәрәҗәдә. Зыян күрүче туристларга квалификацияле ярдәм күрсәтелә”, – дип өстәде ул.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз
news_right_1
news_right_2
news_bot