news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

^Төркиләр тарихында яңа катламны ачкан тарихчы Мурад Аджи Казанда татар зыялылары белән очрашты

^Төркиләр тарихында яңа катламны ачкан тарихчы Мурад Аджи Казанда татар зыялылары белән очрашты

(Казан, 4 март, «Татар-информ»). Бүген Казанда танылган тарихчы, журналист һәм талантлы язучы Мурад Аджи татар зыялылары белән очрашты. БТК Башкарма комитетының утырышлар залында галимнәр, язучылар, журналистлар һәм җәмәгать эшлеклеләре катнашында үткән бу очрашу төркиләр тарихында яңа катламны ачкан күренекле тарихчының узган елда гына Мәскәүдә рус телендә нәшер ителгән һәм төркиләр тарихын яктырткан яңа китабын тәкъдир итүгә багышланды. Очрашу үтә дә кызыклы, төркиләр тарихына яңача караш рухында үтте.

Китапның исеме «Төрки дөнья: яшереп сакланган тарих» («Тюркский мир: сокровенная история») дип атала. Аның тышлыгына «Төркиләр дөнья халыкларына Тәңрегә ышану китерде...» дип язылган. Шуңа күрә аның тышлыгына карап ук китапта сүзнең нәрсә турында барганлыгын чамаларга була. Бу китап инде Мурад Аджиның төркиләр тарихына багышланган сигезенче китабы. Аның җәмәгатьчелектә зур кызыксыну уяткан «Кыпчак даласы әреме» һәм «Ауропа, төркиләр, Бөек Дала» кебек китапларының исемнәрен генә атау да җитә.

Мурад Аджи үзе Мәскәүдә туып-үскән. Милләте белән ул — кумык. Мәскәү дәүләт университетын география белгечлеге буенча тәмамлагач, ул үз һөнәре буенча эшли башлый. Тик тормыш аның вазифасы башкада булуын күрсәтә. Үзенең тарих өлкәсенә кереп китүен язучы төрки тамырлары һәм кан тартуы белән аңлата. Аның китаплары Россиядә генә түгел, башка илләрдә дә зур кызыксыну уята. Тарихи документларга таянып язылган бу китаплар инде төрек, алман һәм кайбер башка телләргә дә тәрҗемә ителгән.

news_right_1
news_right_2
news_bot