news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

^Тәһранда үткән IV Бөтендөнья спорт уеннарында Татарстанның җиңел атлетлары уңышлы чыгыш ясаулары уңаеннан Татарстан Президенты исеменә Бөтенроссия җиңел атлетика федерациясе президентыннан котлау килде

(Казан, 16 ноябрь, «Татар-информ»). 22-28 сентябрьдә Иран башкаласы - Тәһранда үткән IV Бөтендөнья ислам хатын-кызлары спорт уеннарында Татарстанның җиңел атлетлары уңышлы чыгыш ясаулары уңаеннан Татарстан Президенты Минтимер Шәймиев исеменә Бөтенроссия җиңел атлетика федерациясе президенты Валентин Балахничевтан котлау килде, дип хәбәр итә ТР Президенты матбугат үзәге.

Татарстанның биш кешедән торган җиңел атлетлар командасы өч беренче урынны алган. Ике беренче урынны 60 метр һәм 200 метр арага йөгерүдә Екатерина Кондратьева яулаган, ә Елена Мигунова 400 метрга йөгереп, алтын медальгә лаек булган.

“Бөтенроссия җиңел атлетика федерациясе Сезгә Татарстан республикасында җиңел атлетика үсешенә ярдәм итүегез өчен рәхмәт белдерә һәм киләчәктә хезмәттәшлек итүгә өметләнә”, - диелә котлауда.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100