news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Төньяк Корея Япон диңгезенә таба кече ераклыкка оча торган ике ракета җибәрде

Әлеге ил хакимияте, шулай итеп, АКШ һәм Көньяк Корея ел саен үткәрә торган уртак хәрби өйрәнүләргә каршы булуын белдерде

 (Казан, 2 март, «Татар-информ»). Төньяк Корея Япон диңгезенә таба кече ераклыкка оча торган ике ракета җибәрде. Ракеталар 490 км очып суга төште. Ил хакимияте, шулай итеп, АКШ һәм Көньяк Корея ел саен үткәрә торган «Ки-ризолв» (Key Resolve) һәм «Токсури – Фоул игл» (Foal Eagle) уртак хәрби өйрәнүләргә каршы булуын белдерде, дип хәбәр итә “Новости” РМА "Рейтер” агентлыгына сылтама белән.

Элек КХДРатом-төш сынауларын вакытлыча туктатырга вәгъдә иткән иде, дөрес, әгәр АКШ һәм Көньк Корея хәрби өйрәнүләр үткәрүдән баш тартса гына, әмма бу хәл булмады.

Өйрәнүләр бүген башлана. «Ки-ризолв» март уртасында тәмамлана, ә «Токсури – Фоул игл» – апрель азагында.

АКШ һәм Көньяк Корея формаль рәвештә сугыш халәтендә, чөнки 1950-1953 еллар Корея низагы вакытлы  солых турындагы килешүне имзалау белән тәмамланды. Шул вакыттан бирле Вашингтонда бу килешүне солых турындагы килешүгә алмаштыру мөмкинлеге буенча сөйләшүдән дә хәтта баш тарталар һәм бүгенгә кадәр Корея ярымутравы көньягында “Төньяк Корея янавы” сылтавы белән, 28 мең хәрби хезмәткәр саклана.

 

news_right_1
news_right_2
news_bot