Төньяк башкала тамашачыларына Британия мөселманнары турында фильм күрсәтелде
Төньяк башкала тамашачыларына Британия мөселманнары турында фильм күрсәтелде
(Санкт-Петербург, 4 октябрь, “Татар-информ”, Зәрия Хәсәнова). Санкт-Петербургта яңа британ киносы фестивале ачылды һәм беренче итеп режиссер Кен Лоучның “Последний поцелуй” (“Соңгы үбешү”) фильмы күрсәтелде. Картина британ мөселманнары тормышына багышлана һәм ул бүгенге көндә төрле мәдәниятләрнең ничек сыешып яшәүләре турында сөйли.
Бөекбританиядән төньяк башкалага 10 фильм алып килгәннәр һәм тамашачылар әле калганнары белән дә танышачак. Фестивальне оештыручылар фикеренчә, аларда бүгенге җәмгыять бернинди бизәүләрсез, реаль төстә бирелә. Монда кыю фикер һәм тәвәккәл ният ярылып ята.
Петербург фестивальне беренчеләрдән булып кабул итте, аннары ул Мәскәүгә китәчәк. Шуннан – Россия буйлап сәяхәткә юнәләчәк.