news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Төнлә Татарстанда 5 градус кына җылы

Төнлә республика буенча кыска вакытлы яңгыр явачак

 (Казан, 6 июль, «Татар-информ»). Татарстан синпотиклары фаразларына караганда, иртәгә төнлә республика буенча урыны белән кыска вакытлы яңгыр явуы көтелә, әмма көндез явым-төшем юк диярлек, төньяк-көнбатыштан җил.
Төнлә 5-10 градус җылы, көндез 19 градуска кадәр җылытачак.
7 июльдә Казанда явым-төшем көтелми. Төнлә температура 6-10 градус тәшкил итәчәк, көндез – 17-19.
8 июль төнендә республикада болытлы һәм җилле көн булачак, урыны белән кыска вакытлы яңгыр явуы көтелә. Температура 9 градуска кадәр төшәчәк, дип хәбәр итә ТР Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100