news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

^Төмәндә Татарстан язучылары белән очрашу

^Төмәндә Татарстан язучылары белән очрашу

(Төмән, 23 март, «Татар-информ», Бибинур Сабирова). Бүген Төмән дәүләт университетының профессор Хәнисә Алишина җитәкләгән татар бүлегендә Татарстан китап нәшриятында басылып чыккан Себер һәвәскәр шагыйрьләренең сайланма әсәрләр җыентыгын тәкъдирләү чарасы булып үтте.

Бу мәҗлестә Татарстан Язучылар Берлеге әгъзалары – Казанда яшәп иҗат итүче якташыбыз Шәүкәт Гаделша белән Нияз Акмал, алда әйтелгән җыентыкка шигырьләре кергән Заһит Акбүләков, Галия Әбәйдуллина, Клара Кучковская, Сәгыйть Сәгыйтов, Гөлнур Хәйруллиналар, «Туган як әдәбияты» дип аталган 2 томлы китап авторы Люция Хәбибуллина, берничә китап авторы Хатип Хәбибуллин, галим Изил Гарифуллин, тиздән Себер әдәбияты буенча кандидатлык гыйльми исеменә диссертация яклаячак татар теле укытучысы Гүзәлия Муллачанова, Тубыл педагогия институтының татар теле кафедрасы җитәкчесе Флера Сәйфуллина, университетның татар бүлеге студентлары һәм шигърият сөючеләр катнашты.

Гүзәлия Муллачанова үзенең рефератына таянып, Казан дәүләт университетының татар әдәбияты кафедрасы мөдире Хатыйп Миңнегуловның киңәшләрен дә искә алып, Себернең ХУШ һәм Х1Х гасыр шагыйрьләре иҗатыннан башлап, бүгенге һәвәскәр шагыйрьләрнең иҗатлары турында кызыклы мәгълүмат бирде.

Шәүкәт Гаделша исә «Яңарыш» газетасы каршында барлыкка килгән

«Әдәби Төмән» дип аталган иҗади түгәрәк барлыка килгән көннән бирле Төмән язучыларына зур ярдәм күрсәтеп килә. Шул түгәрәк әгъзасы Заһит Акбүләковны Татарстан Язучылар берлегенә тәкъдим итүчеләрнең берсе дә ул булды. Үзенең тирән мәгънәле чыгышында ул Себердә иҗади мөмкинлекләре булган шактый каләм тибрәтүчеләргә чын шагыйрьләр булып үсеп җитәргә җирлек һәм ярдәм булмауны ассызымлап күрсәтте. Шул ук вакытта ул шигырь язучыларны күкләргә чөеп мактау юлына басмыйча, аларның шигырьләрендәге җитешсез якларга да тукталды. Көненә 5 әр шигырь язган очракта һәр әсәрне дә җентекләп эшкәртү мөмкин түгел, шул шигырьләр арасында фикерләр, образлар чуала башлый, дип, ул иҗат эше зур хезмәт һәм тырышлык таләп итә, дип күрсәтте.

Нияз Акмалов та бик файдалы киңәшләрен җиткерде иҗат ияләренә. Ул аерым тормыш очракларын рифмага салып язудан гына шигърият әсәре тумый, әсәрдә гомумкешелек кыйммәтләре чагылырга тиеш дигән фикер әйтте һәм сан артыннан куып шигырь булып өлгермәгән әсәрләрне дөньяга чыгарырга ашыкмаска кирәклегенә басым ясады. Ул «Яңарыш» газетасында Татарстан Президенты Минтимер Шәймиев игълан иткән Әдәбият һәм сәнгать елына багышланган рубрика ачарга тәкъдим итте.

Татар бүлеге укучылары Шәүкәт Гаделша һәм Нияз Акмалов шигырьләрен сәнгатьле итеп укыдылар. Очрашуда катнашучыларның күпчелеге үз уй-фикерләре белән уртаклашты.

Шәүкәт Гаделшаның хәбәр итүенә караганда, Татарстан Язучылар берлегенә әгъзалыкка Хәнисә Алишина да тәкъдим ителгән. Казан кунаклары себерлеләр арасында тагын да Язучылар берлегенә тәкъдим итәрлек иҗат ияләре барлыгы турында да әйттеләр.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100