news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

^Төмәндә Өлкә татар мәдәнияте атналыгы Гала-концерт белән төгәлләнде

^Төмәндә Өлкә татар мәдәнияте атналыгы Гала-концерт белән төгәлләнде

(Төмән, 2 март, «Татар-информ», Бибинур Сабирова). Төмәннең Төзүчеләр мәдәният сараенда Өлкә татар мәдәнияте атналыгы Гала-концерт белән ябылды.

Мәдәният көннәрен ябуга багышланган йомгак концерт кичәсенә өлкә хөкүмәтенең милли эшләр комитеты рәисе Алексей Мальчевский да килгән иде һәм ул зал тулы татар тамашачысын мәдәният бәйрәме белән җылы котлады, өлкә хөкүмәтенең милли мәдәниятләргә карата җылы карашын һәм кайгыртучанлыгын белдерде.

Өлкәнең танылган җырчылары һәм биючеләре катнашты бу концертта. Аны Хәким Мирхәйдәров җитәкчелегендәге «Дуслык» халык ансамбле чыгышы, музыка олсталары Әбүзәр Миңлебаев һәм Гаяз Габдуллиннарның халык көйләрен баянда һәм төрле зурлыктагы тальян гармуннарда, курайда, кубызда яңгыратулары белән башланып китте. Шуннан соң Винзили бистәсе Иҗат йорты балалары башкарган «Казан татарлары биюе» - бәйрәм рухын күтәреп җибәрде. Тубыл Себер татарлары мәдәният үзәге башкаручылары Зөфәр Янгулов, Гөлсирә Сәмигуллина, Хәсән Хучашев, Наҗия Хәкимова, «Зәгъфран» ансамбле башкарган җырлар Төмән тамашачылары өчен зур бүләк булып яңгырады. Каскара авылыннан килгән биюче Нурания Босова татар кызлары биюен зур осталык белән башкарып, көчле алкышларга күмелде. «Таң йолдызы» балалар фестивале лауреатлары, Шыкча авылы Мәдәният йорты хезмәткәре Гаяз Габдуллинда тәрбияләнүче Рада Глазырина белән Илшат Габдуллинны зал озакка сузылган алкышлар белән каршылады. Илшатка быел 9 яшь тулды, ә сәхнәгә беренче мәртәбә ул 5 яшендә чыккан иде. Әтисе Гаяз Габдуллин сүзләренә караганда, әтисе аны сөйләшә башлагач ук җырларга да өйрәтә башлаган. Манҗел авыл музее каршындагы «Милли моңнар» ансамбле, Милли мәдәниятләр йортының татар бүлеге каршындагы «Әхтәмүшкә» халык җыр ансамбле, «Чишмә» ансамбле җырчылары Җәмилә Рәхимова белән Розалия Бакиевалар да концертка бизәк өстенә бизәк өстәделәр.

Наил Хисамиев тарафыннан зур осталык белән алып барылган бу концерттан, тамашачы бик канәгать калды.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100