news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Төмәндә белем күтәрү курсларына татар мәктәпләреннән укытучылар аз килде

Төмәндә белем күтәрү курсларына татар мәктәпләреннән укытучылар аз килде

(Төмән, 2 февраль, «Татар-информ», Бибинур Сабирова). Төмәндә Төбәк мәгарифен үстерү институтының филология кафедрасы доценты Сания Хәйретдин кызы Насыйбуллина оештырып үткәргән ике атналык тел укытучылары курслары тәмамланды. Семинарга татар мәктәпләреннән татар теле, рус теле һәм башлангыч сыйныф укытучылары - барлыгы 14 кеше килгән иде.

Елга бер үткәрелә торган белем күтәрү курсларына бүген эшләп торган 63 татар мәктәбеннән укытучыларның бик аз килүе Сания ханымны тирән борчуга салган. Бу хәлнең шулай килеп чыгуы һич тә оештыру эшләре җитешсез булудан түгел. Район мәгариф бүлекләренә курсларның максаты аңлатылган рәсми хатлар вакытында җибәрелгән, аннары телефон аша да кат-кат исләренә төшерелгән. Төбәкләрдән мәгариф җитәкчеләре 4-5 укытучыны җибәрергә әзерләнүләре турында язма рәвештә хәбәр иткән булсалар да, бер, я ике укытучыны җибәрү белән генә чикләнгәннәр, я булмаса берне дә җибәрмәгәннәр.

Курсларга татар теле укытучылары белән рус теле укытучыларын бергә чакыруның төп максаты - руслашып барган мәктәпләребездә туган телне укытуның дәрәҗәсен күтәрү, дәресләрдә аны рус теле белән чагыштыру, ике әдәбиятны чагыштырып укыту ысулларын өйрәтүдән гыйбарәт булган. Шунысы да үзенчәлекле: элекке елларда, татар баласы рус телен яхшырак үзләштерсен өчен, аны укытканда туган телгә таяну кирәклеген аңламаган укытучы юк иде, хәзер исә, укучыларның туган телне җиңелрәк үзләштерүләренә ирешү өчен, аларның рус теленнән алган белемнәренә таянырга туры килә. Шулай итеп, татар мәктәпләрендә туган телне һәм рус телен укытуның төп принциплары онытылу, бик күп татар балаларының бер телне дә камил үзләштерә алмый калуының төп сәбәпләренең берсе булып калкып чыкты. Шунлыктан бердәм имтиханнар күп кенә татар мәктәпләрендә укучыларның белем дәрәҗәләре канәгатьләнерлек түгел икәнен ачыклады. Кызганыч ки, туган телне өйрәнмәсәләр, балалар рус телен яхшырак үзләштерәчәкләр, дигән ялгыш фикер мәгариф хезмәткәрләре һәм ата-аналар арасында тирәнгә кереп тамыр җәйде.

Мәгариф өлкәсендәге яңа реформалар да мәктәпләрдән туган телне кысрыклап чыгаруны җиңеләйтәчәк. Бердән, профильле укытуга күчкәндә, һич кенә дә туган тел профиль фәне итеп кабул ителмәячәк, шуның белән аның дәрәҗәсе дә бермә-бер төшәчәк.

Икенчедән, оптимизация нәтиҗәсендә киләчәктә дә күп кенә аз санлы мәктәпләр ябылачак. Бу процессны укытучының хезмәт хакы балалар санына турыдан-туры бәйле булуы да тизләтәчәк. Дөрес, авыл мәктәпләре юкка чыгып бетсә дә, татар балалары укымый калмаслар, рус мәктәпләрендә белем алырлар. Аңлашыла ки, бу Себердә татар теленең тизрәк юкка чыгуына китерәчәк. Болай да бүгенге яшьләребезнең күбесе туган телне белми бит.

Бәхәссез, татарның милли үзаңын аның мәгарифе билгели. Милли мәгарифе булмаган халыкның милли үзаңы да югары була алмый. Шаулап-гөрләп, меңләгән халык катнашы белән үтсә дә, елга бер мәртәбә үткәрелгән Сабантуй, рус телендә барган конференцияләр, җыр, биюдән торган концертлар, бик файдалы булсалар да, халкыбызның милли үзаңын үстерүдә хәлиткеч роль уйный алмый. Татарның милли үзаңы сүнә бару күз алдыбызда.

Туган телгә карата мөнәсәбәт тә – татар халкының чире. Бу чир Россия мохитендә туды. Бу авыр чирдән дәвалану мәсьәләсен аерым кешеләр генә хәл итә алмый, моның өчен илебезнең барлык төбәкләрендә яшәгән татарлар күтәрелергә, халкыбызның телен саклап калу, милли мәктәпләрне, татар мәгариф идарәсен торгызу мәсьәләләре хөкүмәт дәрәҗәсендә хәл ителергә тиеш. Себернең һәр милли җанлы татары менә шушы фикердә тора.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100