news_header_bot
Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
news_top
Төмән Татар мәдәният үзәгенең исәп-хисап концерты
25 апрель көнне Төмән шәһәренең “Орфей” мәдәният сараенда Татар мәдәният үзәге исәп-хисап концертын үткәрде
Скопировать ссылку
(Төмән, 16 апрель, “Татар-информ”, Бибинур Сабирова). Лилия Кәримова җитәкләгән Төмән шәһәренең Татар мәдәният үзәге үзенең шәһәр халкы алдында исәп-хисап концертын Себер-татар язучылар берлеге кичәсеннән соң ук үткәрде һәм ул алдагы чараның дәвамы кебегрәк килеп чыкты.
Концерт программасының төп нигезен Үзәкнең Әхтәм Назыйров җитәкчелегендәге “Сүнмәс хисләр” фольклор ансамбле белән “Нур” вокал ансамбле, аның җитәкчелегендәге баян, домра, балалайкадан торган инструменталь ансамбль, Үзәккә килеп кушылган рус “Кашыкчылар” ансамбле, җырчылар Лариса Насыйбуллина һәм Фәнил Кәримовларның чыгышлары, хореография коллективы куйган биюләр тәшкил итте, гимнастлар чыгышы да тулыландырды программаны. Җиде-сигез яшьлек Равилә Кәримова башкарган күбәләк биюе, төмәнле Марат Вәлиев белән Ноябрьск шәһәреннән килеп Төмән дәүләт университетының юриспруденция факультетында укучы Римма Әнвәроваларның дуэты күңелдә бигрәк тә тирән якты эз калдырды.
Концертны узган елгы “Себер йолдызы” бәйгесендә җиңү яулаган Зөлфия Алиева белән быелгы “Татар егете” бәйгесендә җиңеп чыккан Фәнил Сәйфуллинның саф татар телендә яшьлек хыялларына төреп матур итеп алып барулары үзенә бер яңалык булып күңелгә ятты.
Җыр коллективлары исә җырларын башлыча себер-татар телендә башкарырга тырыштылар.
Шулай итеп, Төмән шәһәре Татар мәдәнияте үзәгенең исәп-хисап концерты залдагы тамашачыларның ялкынлы алкышларына күмелеп үтеп китте. Җыр-биюләрдән торган гадәти концерт инде, елга бер үткәрелгән исәп-хисап концерты булгач, күбрәк көтелгән иде бу чарадан. Ни гаҗәп, Тукай көннәрендә үткәрелүенә карамастан, монда да Габдулла Тукай исеме телгә дә алынмады, хәер бу Үзәкнең сигез елдан артык яшәү дәверендә әдәбиятка, Тукай иҗатына мөрәҗәгать иткәне булмады, җирле каләм тибрәтүчеләрнең китапларын тәкъдим итү чараларын үткәрүдән гайре.
Концерт ахырында Лилия Кәримовага себер-татар мәдәниятен үстерүгә куйган көче өчен Төмән милли-мәдәни мохтәрияте җитәкчеләренең бил бөгеп олы рәхмәт белдерүләре дә шактый сәер тоелды. Тукайны бар дип белмәү, башкарылган җырларның, Татар иленнән килгән җырларның да, сүзләрен Себер шивәсендә яңгырату гына себер татарлары мәдәниятен үстерү булып чыга микәнни, дигән сорау тудырды бу күренеш.
Дөрес, бинасы озак елларга сузылган ремонтта булу сәбәпле, Төмән Татар мәдәният үзәге фатирдан-фатирга йөреп эшли, иҗат өчен шартлары чикләнгән, концерт үткән “Орфей” мәдәният үзәге шәһәрдән аерым урнашкан бистәдә, аңа шәһәр халкы агылып йөрми, шунлыктан зал да тамашачылар белән тулы түгел иде. Әмма шартларга бәйле булмаган проблемалар да тора Татар мәдәнияте үзәге өстендә.
Җитмеш меңнән артык татар яшәгән өлкә үзәгендәге бердәнбер татар мәдәният учрежденисенең үзенең яшәү дәверендә бер генә мәртәбә дә киң татар җәмәгатьчелеге белән фикер алышу үткәргәне булмады, үз казанында кайнап эш итүне генә иң дөрес юл дип тапты ул, барлык социаль катлам милләттәшләребезнең, Себердә яшәүче казан татарларының да рухи-мәдәни ихтыяҗларын канәгатьләндерүне кирәк дип тә тапмады бу үзәк, шуңа татар хәрәкәте лидерлары, идарә органнары җитәкчеләре күз йомды. Аның директоры итеп, махсус профессиональ әзерлеге булу-булмаувын да исәпкә алмыйча, фәкать себер татары гына куелырга тиеш, дигән таләп менә шуның өчен гамәлгә ашырылды да инде. Менә шуннан килеп чыга да инде мондый сәер хәлләр.
Бу хәлләрдән соң тагын кемнәр кемнәрне гаепләрләр икән Себердә себер татарлары белән казан татарларының аерылуында, янә дә гаепсезне гаепле

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз
news_right_1
news_right_2
news_bot