news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Төмән өлкә Татар мәдәнияте көннәренә кыскача йомгак һәм бәя

Бәйрәм хисеннән арынып, тирәнрәк төшеп карасаң, чынлап та, еллык үсешкә йомгак мактанырлык, горурланырлык булмады

(Төмән, 15 март, “Татар-информ”, Бибинур Сабирова). Бәйрәм ыгы-зыгысы белән шау-гөр килеп үтеп китте өлкә Татар мәдәнияте көннәре, Гала-концертта катнашкан балалар өчен ул зур бәйрәм булды. Әмма уйланырга да мәҗбүр итте бу бәйрәм.
Аерым номинацияләр буенча Конгресс исеменнән аның Идарә җитәкчесе Ринат Насыйров та тапшырды үз бүләкләрен лауреатларга. Мәдәният көннәреннән алган тәэсирләре белән дә тамашачыларга мөрәҗәгать итеп уртаклашты ул: “Миңа, син канәгать булып калдыңмы Татар мәдәнияте көннәреннән, дигән сорау бирсәләр, мин, юк, канәгать түгел, дип җавап бирер идем. Ник безнең елга бер үткәрелә торган шушындый зур бәйрәмебез шәһәрнең иң начар залында үтә, ник бу кичәдә өлкә һәм район җитәкчеләре, мәдәният комитетларыннан беркем дә юк? Димәк, аларның безнең мәдәниятебезгә игътибарлары бөтенләй дә юк”.
Бәйрәм хисеннән арынып, тирәнрәк төшеп карасаң, чынлап та, еллык үсешкә йомгак мактанырлык, горурланырлык булмады. Нәфис сүз аз яңгырады Гала-концертта, 4 бала шигырь укыды, аларның да иң көчле дигәннәрен өйләрендә әзерләгәннәр. Туган телдә сәнгатьле сүзгә бик аз вакыт бирелүе Мәдәният көннәренең төп җитешсезлекләренең берсе булды, дияргә кирәк. Дөрес, балалар иншалары турында сөйләде Төбәк мәгарифен үстерү институтының доценты Сания Насыйбуллина, әмма аларның кайсы телдә язылуы ачыкланмый калды.
Иң зур татар төбәкләре - Вагай районы белән Тубыл районнарыннан берәр генә бала чыгыш ясады, Аромаш районы белән Исәт районнарыннан берәр генә бала булса да алынмаган йомгаклау концертына, аларның нәүмиз булып калулары билгеле факт. Бу районнарда, җыр һәм бию белән булмаса да, нәфис сүз белән чыгыш ясарлык балалар табылыр иде. 30 кешедән артык штат тоткан Төмән Татар мәдәнияте үзәгеннән булган ике чыгышның берсе, ялгыз бию - “Күбәләк” биюенең генә әзерлекле булуы күренде. Тубыл шәһәренең себер татарлары мәдәнияте Үзәгеннән дә бер генә кеше дә катнашмады Гала-концертта. Өлкә Милли мәдәниятлар йортының татар бүлеге җиткәчесе Гөлфия Хәлитова болай аңлатты аның сәбәбен: Тубыл татар мәдәният үзәгендә зур штат кыскартулары үткән, сәнгать коллективлары таркалган, түгәрәкләр генә калган, алар әле фестивальдә катнашырлык дәрәҗәдә түгел.
Төмән районының Талымхан, Каскара, Манҗел мәдәният йортларының сәнгать коллективлары, Түбән Тәүде районы Киндерле мәдәният йортында яңа туып килгән көчләр, Тубыл һәм Төмән сәнгать мәктәпләре башлыча өстерәп чыгарды Мәдәният көннәрен, балалар энтузиазмында гамәлгә ашты Мәдәният көннәре, дияргә була.
Зурлардан аерым җырлар белән Аромаш һәм Вагай районнарыннан нибары берәр һәвәскәр, Төмән районының Манҗел авылыннан дүрт кешедән торган җыр коллективы гына катнашты Гала-концертта. Җырлар репертуарының да очраклы сайланганы сизелеп торды.
Мәдәният белгече, Татарстан, Башкорстан һәм башка төбәкләрдән профессиональ эстрада һәм театр төркемнәренең гастрольләрен оештырып үткәрүче Фәрит Хәкимов та уртаклашты Мәдәният көннәреннән алган тәэсирләре белән: “Үткәрелгән чараларны Мәдәният көннәре дип әйтеп тә булмый, балаларның иҗади чыгышлары дип бәяләргә кирәк аны. Мәдәният көннәре булгач, ул төбәгебездә милли тормышыбызны тулысынча, мәдәниятнең казанышларын, аның чын халәтен, проблемаларын да ачып күрсәтергә тиеш иде. Зурлардан бер генә коллектив та катнашмады Гала-концертта, күптән танылган “Дуслык”, “Әхтәмлеләр” Халык җыр ансамбльләре дә, “Милли моңнар” җыр ансамбле дә, Гаяз Габдуллинның “Шатыр-шотыр” балалар төркеме дә. Бер чарадан да калдырылмаган коллективларны ел саен Гала-концертта катнаштыру уңайсыз булгандыр оештыручыларга, дип уйларга гына кала, ә яңалары тумый, бар бәла да шунда. Дөрес, Мәдәният көннәрен ачканда яшьләрнең бер төркеме ялтырап чагылып узды, никтер алар да күренмәде йомгаклау концертында. Күптән яшәп килгән сәнгать коллективларының районнарда концертлар куеп кайтулары Мәдәният көннәренең бер чарасы гына бит ул, ул ел дәвамында барырга тиеш көндәлек эш. Ә менә туган телнең торышы, язмышы, аның уңышлары, югалтулары, милли мәгариф, милли музейлар, аларның проблемалары, әдәбият, китапханәләр, бу өлкәләрдә эшли торган фидакарьләр - берсе дә чагылмады, күренмәде Татар мәдәнияте көннәрендә, ул фәкать, һәр елдагыча, концертлар, фото, милли ашлар, аерым кулланма сәнгать әсәрләре күргәзмәләренә кайтты да калды. Милли мәдәният бәйрәме булгач, мәркәзебез Казаннан бер-ике булса да сәнгать әһелләрен, професиональ популяр язучы-шагыйрьләрне чакырып китереп катнаштыру да зур әһәмияткә ия бит. Ул да булмый калды. Мәдәният көннәренең программасы шактый кызыклы итеп төзелгән иде, анда Ом, Нефтеюган шәһәрләреннән сәнгать колллективларын чакыру да, милли үсеш проблемаларына багышланган “түгәрәк өстәл” дә планлаштырылган иде, болары никтер булмый калды. “Түгәрәк өстәл” хәл ителмәгән проблемаларны ачып күрсәтер, дип курыкканнардыр мәдәният көннәрен оештыручылар, дип уйларга да була бит, болай булгач. Хакимияттән Татар мәдәнияте көннәрен үткәрү өчен акчаларның аз бирелүе дә киң җәелеп эш итәргә ирек бирмәгәндер, анысы да аңлашыла.
Көчле чыгышларны да рус милләтеннән булган белгечләр әзерләгән, димәк, татарлардан яңа мәдәният белгечләре үсми, үстерелми.
Бу җитешсезлекләргә гаҗәпләнергә туры килми, чөнки татар мәдәниятен үстерү өчен мөмкинлекләр чикләнгәннән-чикләнә бара. Мәдәният һәм сәнгать уку йортларында милли мәдәниятлар буенча белгечләр әзерләнмәве, өлкә күләмендә милли мәдәният белән җитәкчелек итүче учреждение булмавы, авыл клубларының матди-техник базалары хәерчелек дәрәҗәсендә булуы, аларның әзерлекле мәдәният белгечләре белән, мәктәпләрнең әзерлекле җыр-музыка белгечләре белән тәэмин ителмәгән булуының нәтиҗәсе ачык күренеп чыкты Татар мәдәнияте көннәрендә.

news_right_1
news_right_2
news_bot