news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Төмән өлкәсендә Татар мәдәнияте көннәре була

Чараның тантаналы ачылышы “Строитель” милли мәдәниятләр сараенда булачак

 (Казан, 13 февраль, “Татар-информ”). 19 февральдән 1 мартка кадәр Төмән өлкәсендә Татар мәдәнияте көннәре уздырыла. Чараның тантаналы ачылышы “Строитель” милли мәдәниятләр сараенда булачак. Анда Хәким Мирхәйдәров җитәкчелек иткән “Дуслык” халык хоры чыгыш ясар дип көтелә. Хор башкаруындагы татар халык җырлары, җирле һәм заманча авторларның әсәрләрне ишетергә мөмкин булачак.

Татар мәдәнияте көннәре Төмән өлкәсендәге төрки телле халыкларның “Таң йолдызы-2015” XXIV балалар иҗаты өлкә смотр-конкурсында һәм “Халык сәнгате” V өлкә үзешчән сәнгать смотр-конкурсында җиңү яулаучылар катнашындагы гала-концерт белән тәмамланачак.

Чараны гамәлгә куючылар һәм оештыручылар − Төмән өлкәсе милли эшләр комитеты, өлкәнең мәдәният департаменты, Төмән өлкәсенең себер татарлары һәм татарлар милли-мәдәни автономиясе, “Строитель” милли мәдәният сарае” Төмән өлкәсе дәүләт автономияле мәдәният учреждениесе, диелә “Татарлар. info” сайтында.

Фотосурәт tumentoday.ru сайтыннан алынды.

news_right_1
news_right_2
news_bot