news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Тәлгать Таҗетдин: “ТР Диния нәзарәте аягына басты, хәзер аннан җитдирәк эшләр көтәбез”

Бүген Казанда Г.Камал исемендәге Татар дәүләт академия театры бинасында Татарстан мөселманнарының IV корылтае узды

(Казан, 27 февраль, “Татар-информ”, Римма Гатина). Бүген Казанда Г.Камал исемендәге Татар дәүләт академия театры бинасында Татарстан мөселманнарының IV корылтае узды, анда ТР Диния нәзарәте рәисе итеп Госман хәзрәт Исхакый сайланды.
Корылтай эшендә ТР Президенты Минтимер Шәймиев, РФ Президенты администрациясе баш киңәшчесе Алексей Гришин, Россия мөселманнары Үзәк Диния нәзарәте башлыгы Тәлгать Таҗетдин белән Мөфтиләр шурасы рәисе Равил Гайнетдин, Төньяк Кавказ мөселманнары координацион үзәге рәисе Исмәгыйль Бердыев, ТР Мөселманнары диния нәзарәте рәисе Госман хәзрәт Исхакый, республика районнарыннан 526 имам, ТР Диния нәзарәте президиумы һәм Россиянең төрле төбәкләреннән мөфтиләр, шул исәптән Төньяк Кавказ республикалары мөфтиләре, район хакимият башлыклары катнашты.
Госман хәзрәт Исхакый моннан 12 ел элек Татарстан мөселманнарын берләштерү корылтае узуын, алты кандидат арасыннан бер мөфти сайлануын билгеләп үтте. “Ике диния нәзарәте булган вакытта бүленергә бернинди сәбәп юк, ният-максатлар бер дип, бер мөфтият оешты”, - дип белдерде. Татарстанның Баш казые Җәлил хәзрәт Фазлыев исә: “Бердәмлектән дә хәерлерәк әйбер юк”, - дип билгеләп үтте.
Бүген корылтайда катнашучы мөселманнарны РФ Президенты администрациясе баш киңәшчесе Алексей Гришин, Россия мөселманнары Үзәк Диния нәзарәте башлыгы Тәлгать Таҗетдин белән Мөфтиләр шурасы рәисе Равил Гайнетдин, Төньяк Кавказ мөселманнары координацион үзәге рәисе Исмәгыйль Бердыев сәламләде. Тәлгать Таҗетдин сүзләренчә, Татарстан Мөселманнары диния нәзарәте инде аягына баскан, хәзер аннан җитдирәк эшләр көтәләр. “Без ике назәрәтне берләштереп хаталанмадык. Ислам диненең үзәге шушында – Болгарның монда икәнлеген онытмаска кирәк”¸- диде ул.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100