news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Түбән Новгородта “Җǝйге очрашулар” татар халык иҗаты фестивале була

Фестивальгә җыр һәм бию ансамбльләре, фольклор коллективлары, вокал ансамбльләре, хорлар, хореография коллективларын чакыралар.

(Казан, 11 август, «Татар-информ»). 23 августта Түбән Новгородның Пильнинский районы Петрякс авылы мәдәният йортында татар халык иҗатына багышланган “Җǝйге очрашулар” III ачык өлкә фестивале узачак. Бу турыда Түбән Новгород татарлары милли-мәдәни мохтарияте матбугат хезмәте хәбәр итә.

Фестивальне Түбән Новгород өлкәсе Мәдәният министрлыгы белән Түбән Новгород татарлары милли-мәдәни мохтарияте оештыра.

Җыр һәм бию ансамбльләре, фольклор коллективлары, вокал ансамбльләре, хорлар, хореография коллективлары, уен кораллары оркестрлары һәм ансамбльләр, драма һәм театр коллективларын фестивальдә катнашырга чакыралар.

Шулай ук милли әйберләр, камыр ризыклары күргәзмә-ярминкәсе уздырылачак, Петрякс урта мәктәбендә туган якны өйрәнү музеен карарга мөмкин булачак, диелгән әлеге хәбәрдә.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100