news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Түбән Новгородта үтерелгән балаларның әниләре дә үле булуы ачыкланган

Фаразлар буенча, хатын 7 нчегә йөкле булган

 (Казан, 4 август, “Татар-информ”). Түбән Новгородта үтерелгән 6 баланың әнисе дә үле килеш табылган. Бу хакта “Твиттер”дагы шәхси битендә Россиядә бала хокуклары буенча вәкаләтле Павел Астахов белдергән, диелә “В городе N” мәгълүмат агентлыгы хәбәрендә.

Фаразлар буенча, хатын йөкле булган. Омбудсмен билгеләп узганча, гаиләне имин дип атап булмаган, аның белән Түбән Новгородның социаль яклау органнары шөгыльләнгән. 2011 елда опека органнары ата кешене хокукларыннан мәхрүм итүгә дәгъва бирә, әмма ана кеше моны эшләмәүләрен үтенә. Омбудсмен сүзләренчә, 2015 елның июлендә, хатын үзе ирен ата хокукларыннан мәхрүм итүгә шикаять бирә, әмма 8 һәм 27 июль көнне суд утырышына килми.

Гаилә башлыгының дини сектада торырга мөмкин булуы ачыкланган.

Хәзерге вакытта тикшерүгә Россия Тикшерү комитетының иң яхшы көчләре җәлеп ителгән. “Бу коточкыч җинаятьне тикшерү аерым контрольда. Губернатор тарафыннан махсус комиссия оештырылды”, – дип белдергән Астахов.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100